Шәһри Казан

Туган телләрне мәҗбүри укыту турындагы петицияне 33 меңнән артык кеше имзалаган

Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен укытуны гомуми белем бирү укыту планнарының мәҗбүри предмет өлешендә саклау өчен петициягә 33 меңнән артык кеше кул куйган.

“Россия туган телләренә каршы законга -  юк” инициатива төркеме Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга адресланган петиция әзерләде.

“Бездә - Россия Федерациясендәге төрле халык вәкилләрендә, быел 10 апрельдә Дәүләт Думасына “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты зур ризасызлык һәм гаделсезлек хисе тудыра”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Инициатива төркем билгеләп үткәнчә, “аны тәкъдим итүчеләр күпмилләтле Россия халкы гаиләсенең иң кадерле һәм изге әйберенә – туган теленә кизәнгән”.

“Әлеге депутатлар туган телләребезне укыту планнарының мәҗбүри өлешендәге вакыт хисабында гарантияләнгән өйрәнү хокукын бетерүдә “гаделлек” күрә. Шуның урынына алар безгә факультатив өйрәнүне тәкъдим итә. Укыту вакыты башка предметларга һәм күпсанлы перспектив курсларга бирелү “сайлау” дип атала. Без „андый гарантияләргә“ берничек тә риза түгел. Чөнки теләсә кайсы аңлы кеше өчен Конституциянең 68 маддәсендәге 3 пунктта каралган гарантияләр үтәлмәве аермачык”, - диелгән инициатива төркеме мөрәҗәгатендә.

Реклама

“Закон проекты авторларына туган тел – буш аваз сыман “ дигән тәэсир туганын искәртеп, мөрәҗәгать авторлары “тел артыннан милли мәдәниятләр бетү куркынычы янавы котылгысыз“, - дип белдерә.

“Дәүләт Думасы депутатларының андый закон проекты сезнең позициягә дә каршы төшә. Сез бит “һәр халык өчен туган телен саклау мәсьәләсе – аның бердәйлеген, үз көнкүрешен, традицияләрен саклау мәсьәләсе” дигән идегез. “Нәрсәне тәэмин итәргә дигәндә, тәгаен итеп, кешеләргә туган телләрен өйрәнү мөмкинлеген булдырырга кирәк, дип әйттегез",  - дип Владимир Путинга мөрәҗәгать итәләр.

Закон проекты авторлары тәкъдим итүче “сайлау” мәктәп коллективлары, ата-аналар җәмгыятьләре арасында, җәмгыятьтә каршылык китереп чыгарырга мөмкин. Бу исә илдә җәмгыятьнең килешеп яшәвенә начар йогынты ясау ихтималы бар, дип исәпли инициатива төркеме.

Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: