Шәһри Казан

Яңа туган баласын сатарга җыенган Казан кызы турында яңа мәгълүмат пәйда булды

Баланың әтисе белән әбисе «Татарстан-24» редакциясе белән элемтәгә кергән.

26 яшьлек кыз Мәскәүгә яңа туган баласын сатарга дип киткән. Шуннан аны акча алган вакытында федераль куркынычсызлык хезмәте тоткарлаган. Кызның сүзләре буенча, баладан теләсә нинди юл белән котылырга дип әти-әнисе әйткән булган. Баланың әтисе турында билгесез имеш. Тик сюжет чыкканнан соң, баланың әбисе белән әтисе редакция белән элемтәгә кергәннәр һәм менә ниләр сөйләгәннәр. Кыз баласын сатканда, Казанда аны ире белән кайнанасы көткән.

Реклама

Баланың әнисе алар белән бер елга якын яшәгән булган. “Аның планнары башка иде. Без киркәмибез инде, без фәкыйрь. Аны тәэмин итә алмыйбыз, дип сөйләгән баланың әбисе. Кыз алардан җиде айлык көмәне белән киткән. Баланың ноябрь ахырында туарга тиешлеген дә әйткән. Булачак әти кеше аны кире кайтарырга тырышкан. Сюжет чыкканнан соң, ул кызның әти-әнисе белән элемтәгә кергән. Аңа берни белмәүләре турында әйткәннәр. Кыз исә бала үлде дип әйтеп, акча алган да югалган. Бу хәлләрне белеп алгач, баланың әтисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул баланы үзенә алырга тели икән.        
 «Татарстан-24»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: