16+

Яңа туган сабыйны тәрәзәдән ташлаган яшь ана - үзе табиб

Башкорстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бала тудыру йортында фаҗигале рәвештә сабый үлеме турында сөйләде.

Башкорстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бала тудыру йортында фаҗигале рәвештә сабый үлеме турында сөйләде.

16 август көнне Стерлитамак шәһәренең 1нче номерлы тудыру йортында булган коточкыч хәл бөтен республиканы тетрәндерде. 29 яшьлек хатын палата буенча күршесенең яңа туган сабыен хастаханәнең өченче катындагы тәрәзәсеннән ташлаган. Алынган җәрәхәтләрдән бала үлгән.

"Башинформ" басмасы язганча, коточкыч җинаятьтә шикләнелүче 29 яшьлек хатын-кыз декретка кадәр табиб-терапевт булып эшләгән. Аның психик яктан тайпылышлары барлыгын әти-әнисе ул декретта вакытта ук сизә башлый. Быелның җәендә бала тапканчы, ул психоневрологик диспансерда "депрессия" диагнозы белән күзәтү астында булган (Депрессив эпизод). Өенә «хәле канәгатьләнерлек, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырмый», дип чыгарылган.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, ике хатын да 16 август иртәсендә Стерлитамәк шәһәренең 1 нче номерлы Клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә планлы рәвештә бала табуга китерелгән. "2 сәгать аерма белән ике пациентка да кесарев кисеме эшләнгән, хатын-кызлар реанимация бүлегенең гомуми палатасына күчерелгән. Якынча 17.30 сәгатьтә балаларны әниләренә китерә башлыйлар, 29 яшьлек хатын кинәт торып, аның белән бер палатада яткан яшь ананың яңа туган баласын тәрәзәдән ташлый. Балага реанимация чаралары үткәрелгән, кызганыч, сабый алган җәрәхәтләрдән үлеп киткән", - дип хәбәр итә ведомство.

"Стәрлетамакның бала тудыру йортында булган вакыйга - безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига, мондый хәл беренче тапкыр булды, - дигән тәҗрибәле акушер Римма Утәшева. - Бу безнең бала тудыру хезмәте һәм бөтен сәламәтлек саклау системасы өчен фаҗига. Мин баласын югалткан гаиләнең кайгысын чын күңелдән уртаклашам. Әлбәттә, бу хәл буенча хокук саклау органнары да, сәламәтлек саклау министрлыгы да тикшереләчәк. Әмма һәлак булган баланы инде кайтарып булмый. Бу бик зур югалту. Мондый хәл башка беркайчан да кабатланырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, хәзер психик тайпылышлары булган яшь хатын-кызлар күбәя. Минемчә, безгә бу өлкәдә сәламәтлек саклау системасын яңадан карарга кирәк".

Әлеге факт буенча тикшерүчеләр РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча (кече яшьтәге баланы үтерү) җинаять эше кузгатылган. Бу маддә сигез елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге яки гомерлеккә иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күз алдында тота.

Прокуратура эшне тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен үз контроленә алды. Моннан тыш, медицина учреждениеләре вазыйфаи затларының гамәлләренә  сәламәтлек саклау турындагы законнарны үтәү предметына бәя биреләчәк. Нигез булган очракта тиешле чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә республика прокуратурасы матбугат хезмәте.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыру булса үз баласын ташлар иде

    Мөһим

    loading