Казандагы хосписта «Бердәм Россия» партиясенең «Сәламәт киләчәк» федераль проектының Иҗтимагый советы утырышы үткәрелде.
Көн тәртибендә котылгысыз авыруга дучар булган балаларга һәм өлкәннәргә паллиатив ярдәм мәсьәләсе тикшерелде. Паллиатив ярдәм-ул чирен инде дәвалау мөмкин булмаган кешеләргә газаплануларын киметергә булышу, шулай ук авыруның гаиләсенә психологик теләктәшлек күрсәтү.
“Республика клиника сырхауханәсе” баш табибы, Казан шәһәр Думасының шәһәр халкының сәламәтлеген һәм тирә-юнь мохитне саклау буенча даими комиссиясе рәисе, “Сәламәт киләчәк” федераль проекты координаторы Рафаэль Шәвәлиев үзенең кереш сүзендә, Россиядә-1 миллион 300 мең, ә Татарстанда 6 мең кешенең паллиатив ярдәмгә мохтаҗ булганлыгын әйтте.
- Бу проект халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне, медицина хезмәте күрсәтү шартларын тагын да яхшыртуны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куя. Шуның өчен социаль әһәмияткә ия, - диде Рафаэль Шәвәлиев.
“Республика клиника онкология диспансеры”ның паллиатив ярдәм күрсәтү буенча белгече Илсур Шәймарданов докладында әйтелгәнчә, Россиядә яман шеш авыруларыннан ел саен 6 миллион, ә Татарстанда уртача 6 мең кеше үлә.
- Кызганыч, яман шешле авырулар саны кимеми әле. Шундый авырулар арасыннан узган ел 1583 кешегә медицина һәм психологик ярдәм оештырылды. Республикада рак белән авыручыларга ашыгыч медицина бүлеге эшли. Казанда 7нче шәһәр сырхауханәсендә паллиатив бүлек бар, ләкин ул бик кечкенә. Татарстанда зона бүлекчәләре барлыкка китерәсе иде. Мәсәлән, Бөгелмәдән яман шеш белән авыручыны, туган җиреннән һәм туганнарыннан аерып, Казандагы хосписка алып килү әхлак ягыннан дөрес түгел. Аерылу авыру кешене тагын да бетәштерәчәк,-диде Илсур Шәймарданов.
Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе Владимир Вавилов авыру балаларның хәлен җиңеләйтүдә дәүләт һәм шәхси хезмәттәшлекнең үсешенә өметләнә. Иҗтимагый совет әгъзасы Резеда Шәфыйкова студентларның- булачак медикларның волонтерлар сыйфатында сырхауханәләргә һәм хосписларга барып, авыруларга ярдәм күрсәтүләре, авыру балалар белән уеннар уйнаулары турында сөйләде.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Сәламәт киләчәк” проектының Татарстан Республикасы буенча Иҗтимагый советы рәисе Борис Менделевич, паллиатив ярдәм күрсәтүне югары дәрәҗәдә әештыру өчен республика программасы кабул итү зарур, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар