16+

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Икесенең хәле авыр

Төрле җәрәхәтләр алган зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

Төрле җәрәхәтләр алган зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

22 июнь көнне иртән Татарстанның Әлки районы Урта Биктимер авылы янында «Лада» һәм Mazda машинасы бәрелешкән. Бәрелүдән соң чит илдә җитештерелгән автомобиль юл читенә төшеп капланган. 
Һәлакәт нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән – икесе Mazda салонында, икесе «Лада»да утырган булган. Әлеге һәлакәттә зыян күргән ике кешене республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«72 яшьлек ирне санитар авиация вертолеты белән алып килделәр, ул авыр хәлдә, аның корсагы җәрәхәтләнгән. Хәзерге вакытта аңа операция ясыйлар.  «Мазда» машинасы пассажиры 70 яшьлек хатынны хастаханәгә реанимобильдә китерделәр. Аның умыртка сөяге сынган, хәле бик авыр дип бәяләнә. Ул реанимациядә» - дип хәбәр итә республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте. 




 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading