16+

Юлны самокатта чыгучы кыз машина астында калган

Юл-транспорт һәлакәте Чаллыда Мәйдан янында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте Чаллыда Мәйдан янында килеп чыккан.

Кичә кич белән, 17 майда,автошәһәрдә Хәсән Туфан һәм Чулман проспектлары чатында 20 яшьлек кызны машина бәрдереп китә, ул җәяүлеләр өчен билгеләнгән юлны самокаттан төшмичә генә, йөреп үтә. Беренчел мәгълүматлар буенча, бу вакытта юлда 21 яшьлек машина йөртүче идарә иткән "Лада Приора" машинасы килеп чыга. Шаһитлар сөйләвенчә, машинаның тизлеге югары булган. Автомобильнең пыяласы ватылып бетүенә карап та, бәрелүнең ничаклы каты булуы турында фикер йөртергә була. Кыз урында ук үлә.

Соңрак ЮХИДИ пропаганда бүлегендә аныклаганча, мәрхүмә "Ninebot Max" электросамокатында барган. Кызны Лада Приора бәрдергәннән соң, ул светофорның януын көтеп торучы икенче бер "Лада Ларгус" автомобиле астында кала. Һәлакәттә катнашучыларның гаебен тикшерү ачыклаячак, дип яза "Челнинские известия".

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading