Шәһри Казан

Февраль башында һава торышы нинди булыр?

Февраль башы Россиянең бөтен территориясендә диярлек җылы һава торышы, температура климатик нормадан югарырак булачак.

Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

 «Февраль башында уртача температура илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак булачак», — диде ул.

Реклама

Вильфанд ачыклык керткәнчә, биредә айның беренче көннәре хакында сүз бара. Гидрометеоүзәк февральдәге уртача айлык температурага бәйле фаразын 31 гыйнварда тәкъдим итәчәк. 

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: