Шәһри Казан

Хәзер никахны өйдә дә, хастаханәдә дә теркәп була

Россия Юстиция министрлыгы россиялеләргә өйдә яки медицина учреждениеләрендә «аерым очракларда» никахка керергә рөхсәт ителгән карарны бастырып чыгарды.

Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында барлыкка килде.

«Өйгә, медицина яки башка оешмага чыгып, никахка керүче затлар катнашында өйләнешүне дәүләт теркәвенә алу административ процедурасын үтәү өчен нигез булып мөрәҗәгать итүчеләр гаризасында күрсәтелгән аерым шартлар тора», — дип билгеләп үтелә карар текстында.

Әмма документта аның нинди «аерым шартлар»га кагылуы күрсәтелми. ЗАГС хезмәткәре, язмача җавап биреп, гариза бирүчедән баш тартырга хокуклы, дип хәбәр ителә.

Реклама

Өйдә язылышу, шул исәптән, ЗАГС хезмәткәренең теркәлү урынына кадәр барачак юлы белән 150 минут дәвамында башкарыла.

Элегрәк «Татар-информ» россиялеләргә паспортка балалар һәм өйләнешү турында билге куймаска рөхсәт ителү турында хәбәр иткән иде.

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: