Реклама
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык артисты Александр Розенбаум белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов танылган Россия башкаручысы белән сөйләште һәм аңа музыкаль сәнгатьне үстерүдәге аерым казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Дуслык» ордены тапшырды.
Александр Розенбаум югары бүләк өчен рәхмәт белдерде, Татарстанны яратуын һәм бирегә концертлар белән бик теләп килүен билгеләп үтте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз