Шәһри Казан

Татарстанда яшәүче иң соңгы Советлар Союзы Герое Мәскүдәге парадта катнашачак

Татарлар арасында соңгы исән калган Советлар Союзы Герое Әхтәмов Сабир Әхтәм улының вафат булуы хакында "Шәһри Казан" газетасында да язган идек.

Борис Кузнецов исә хәзер Татарстанда яшәүче иң соңгы Советлар Союзы герое. Ул Бөек Ватан сугышында элемтә бүлеге командиры булган. Курс Дугасындагы бәрелешләрдә, Украина, Румыния, Молдавия, Польша, Чехословакия илләрен дошманнан азат итүдә катнашкан. Берлинны алуда өлешен керткән. Сугыш вакытында өч тапкыр каты яраланган, контузия алган. Борис Кузнецовны хатыны белән Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак тантаналы Җиңү парадында катнашырга чакырганнар. Ветеранны Мәскәүгә озатырга тимер юлы вокзалына 150дән артык кеше җыелган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: