Шәһри Казан

7 май 2015 яңалыклары

  • 7 май 2015 - 17:55
    Күршең бай булса, тавыгың тук булыр (Кукмарадан репортаж + ФОТО)
    Кукмара районының Янил авылында безне пьедесталга баскан сөтлебикә каршы алды. Шулай булмый ни, сыерларга аерым пачут монда. Массажга чират Сыерлар өчен узган елның көзендә 600 башка исәпләнгән мегаферма төзеп куйганнар. Быелның август аена аның икенче корпусын да өлгертергә уйлыйлар. - Шушы ике корпусны төзү 180 миллионга төшә. Кооперативта барысы 3423...
    575
    0
    0
  • 7 май 2015 - 16:57
    «Сезнең алда баш иябез!»
    Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләде.
    0
    0
    0
  • 7 май 2015 - 13:22
    Яңа 3 сум
    Россия банкы Казанда узачак Спортның су төрләре буенча Дөнья Чемпионаты уңаеннан, яңа 3 сумлык тимер акча чыгарырга җыена. Тәңкәнең авырлыгы 31,1 грамм булачак. Тиражы 5 меңгә кадәр булыр дип көтелә. Әлеге тимер акчаны быелның икенче кварталына бастырырга уйлыйлар.
    532
    0
    0
  • 7 май 2015 - 12:12
    Иртәгә бу сезонда соңгы ярминәкләр үтәчәк
    Иртәгә бәйрәм алдыннан Казанның 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу сезонда мондый ярминкә соңгы тапкыр оештырыла.
    555
    0
    0
  • 7 май 2015 - 11:53
    Гөлнара Зиннәтуллинага кирәкле даруларны Германиядән Муса Маликов алып кайткан
    Алып баручы Гөлнара Зиннәтуллинаның хәлләрен белештек. Менә ниләр сөйләде: - Хәлләрем, кәефләрем Аллага шөкер! Бакчага йөрибез. Сарымсаклар инде тишелеп чыккан, узган атнада ук кишер һәм редиска утыртып, каплап калдырган идек. 140 төп помидор үсентесе күчереп утыртканны көтә. Эш күп, күңелсезләнеп, начар уйларга биерлеп утырырга вакыт юк. Германиядән Муса Маликов һәм...
    570
    0
    0
  • 7 май 2015 - 11:14
    Сак бул – талпан
    Татарстанда май башында 79 талпан тешләү очрагы теркәлгән, зыян күрүчеләрнең 24е балалар.
    521
    0
    0
  • 7 май 2015 - 10:09
    Татарстанда яшәүче иң соңгы Советлар Союзы Герое Мәскүдәге парадта катнашачак
    Татарлар арасында соңгы исән калган Советлар Союзы Герое Әхтәмов Сабир Әхтәм улының вафат булуы хакында "Шәһри Казан" газетасында да язган идек.
    585
    0
    0
  • 7 май 2015 - 09:28
    Казанда 85 пар игезәк туган
    Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2015 елның беренче 4 аенда башкалада 7634 бала туган. Аларның 3894 малай һәм 3740 кыз. Шул исәптән, Казанда әлеге вакыт аралыгында 85 пар игезәк дөньяга аваз салган. Былтыргы белән чагыштырганда, туучылар саны арткан, икенче, өченче балаларны алып кайту очраклары да күбәйгән.
    628
    0
    0
  • 7 май 2015 - 08:26
    Алдың да элдең генә түгел (тәрәзә пәрдәләре сайларга өйрәнәбез)
    Кибеттә пәрдәләрнең ниндие генә юк - бүген үк алып элеп тә куя аласың. Пәрдә тегү салоннары да бик күп. Рәхим ит, теләгәнеңчә тегеп тә бирәләр.
    1567
    0
    1
  • 7 май 2015 - 08:12
    Сәидә Мөхәммәтҗанова Истанбулга китәчәк
    "Голос. Дети" проекты тәмам, Ә Сәидәбез бер урында тормый, төрле бәйгеләрдә Татарстан данын яклавын дәвам итә.
    626
    0
    0
  • 7 май 2015 - 07:57
    Фирүзә Закирова, укытучы:
    - Казанда кайбер автомобиль йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен үтәмәүләре ачуны чыгара. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы автоһәвәскәрләргә һәм җәяүлеләргә административ чараларны кырысландырырга кирәк, минемчә.
    546
    0
    0
  • 7 май 2015 - 07:38
    «Минем бабам – ветеран» бәйгесе нәтиҗәләре
    Инде вәгъдә иткәнебезчә, «Минем бабам - ветеран» иншалар бәйгесенә нәтиҗә ясар көн дә килеп җитте. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе халык шагыйре Разил Вәлиев җитәкчелегендәге жюри барлык эшләрне яратып, игътибар белән укып чыкты. Шундый бай эчтәлекле, фактлар белән баетылган, тетрәндергеч язмаларыгыз өчен рәхмәт сезгә,...
    754
    0
    0
  • 7 май 2015 - 07:20
    "Шәһри Казан" 7 май 2015 №47
    576
    0
    0
  • 7 май 2015 - 06:58
    Радио көне белән!
    1895 елда Россия физигы Александр Попов беренче тапкыр радио уйлап табуы турында әйтә, радио үзәк аша беренче сеанс та үткәрә. 1945 елның 7 нче маенда СССРда радионы уйлап табуга 50 ел узу датасын бик зурлап бәйрәм итәләр. Шуннан бирле ил җитәкчелеге әлеге көнне ел саен үткәрелергә тиешле радио көне дип...
    874
    0
    0
  • 7 май 2015 - 06:56
    2030 елда республикада халык саны тагын 300 мең кешегә артачак
    Премьер-министр Илдар Халиков "Татарстан-2030" стратегиясе белән таныштырды.
    491
    0
    0
Реклама