16+

1 апрельдән - 1 сыйныфка

“Быел 1 апрельдән мәгариф оешмаларына укырга кабул итү өчен әти-әниләрдән гаризаларны кабул итә башлыйбыз”, – дип хәбәр итте Казан мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирек Ризванов онлайн әңгәмә вакытында.

“Быел 1 апрельдән мәгариф оешмаларына укырга кабул итү өчен әти-әниләрдән гаризаларны кабул итә башлыйбыз”, – дип хәбәр итте Казан мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирек Ризванов онлайн әңгәмә вакытында.

Дөрес, гаризалар кабул итә башлау узган елга караганда ике айга кичектерелде. Башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе быел баланың  укырга кая кабул ителгәнлеге хакында мәгълүматның шәхсән әти-әниләргә генә җибәреләчәген хәбәр итте. Элек ул рәсми сайтлар аша җиткерелә иде.

Укырга кабул итү турындагы документларны төрле ысуллар белән тапшырырга була. Ә менә онлайн документларның дөреслеген мәктәпкә барып расларга туры киләчәк. Билгеле булганча, гаризаларны төп яшәү урыны буенча 1 апрельдән 30 июньгә кадәр тапшырып булачак. Беренче этаптан соң укырга керүчеләрнең кайсы мәктәпкә барачаклары 5 июльгә тәгаенләнеп бетәчәк. Гаризалар тапшыруның икенче этабы 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр булачак.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading