16+

1 августтан пенсияләр арта. Кемнәрнеке?

1 августтан эшләүче пенсионерларга пенсияләр арттырылачак. “Российская газета” язганча, аның күләме һәр кешегә аерым исәпләнелә, әмма закон буенча өч пенсия коэффициентыннан арта алмый.

1 августтан эшләүче пенсионерларга пенсияләр арттырылачак. “Российская газета” язганча, аның күләме һәр кешегә аерым исәпләнелә, әмма закон буенча өч пенсия коэффициентыннан арта алмый.

Пенсия коэффициенты бәясе 2023 елда 123,77 сум тәшкил иткәнлектән, эшләүче пенсионерларның пенсиясе максималь 372,31 сумга артачак.
Россия Социаль фондыннан хәбәр итүләренчә, өстәләсе акча күләме шулай ук пенсионерның кайчан эшли башлаячагына бәйле. Әгәр дә ул үз статусын агымдагы елның гыйнварыннан соң эшләмәүчедән эшлүчегә алыштырган булса, өстәмә бер пенсия коэффициенты бәясенең 123 сумыннан чыгып исәпләнәчәк. 

Пенсияләр күләме автомат рәвештә исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга бернинди гариза да язарга кирәкми, моның өчен нинди дә булса учреждениеләргә йөрү дә кирәк түгел.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8 процентка индексацияләнде. Пенсиянең уртача күләме – аена 22 мең сумга якын. Пенсия коэффициенты бәясе – 123,77 сум. Пенсиянең теркәлгән өлеше бөтен кеше өчен дә бер төрле, һәм 2023 елның 1 гыйнварындагы индексациядән соң ул 7 567 сум тәшкил итә. 

Социаль пенсияләр 2023 елның 1 апреленнән 3,3 процентка индексацияләнде.
2025 елдан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре елына ике тапкыр артачак. 2024 елның 1 гыйнварыннан аларның иминият пенсияләре 5,3 процентка индексацияләнәчәк. 2025-2026 елларда 1 февральдән – 4,0 процентка. Шул ук вакытта пенсия коэффициенты бәясе 2024 елда 130 сумны тәшкил итәчәк, 2025 елда – 140 сум, 2026 елда – 150 сум.

Эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме: 2024 елда – 22 772 сум, 2025 елда - 24 120 сум, 2026 елда – 25 690 сум тәшкил итәчәк. "2025 елга кадәр күчеш чоры гамәлдә, ул вакытта эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре билгеле бер индекска арта, ләкин елына бер мең сумнан да ким түгел", – дип аңлатка "Российская газета"га Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы, ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов. 2025 елга кадәр индексация 1 гыйнвардан уздырыла. Күчеш чорыннан соң пенсияләрне алдагы елда факттагы инфляция буенча арттыра башлаячаклар. Башта пенсияләр 1 февральдән артачак, аннары апрель аенда төзәтмәләр кертү планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading