16+

1 августтан поезд билетларында җирле вакыт күрсәтелә башлый

1 августтан ерак арага йөри торган һәм шәһәр яны поездларының юл йөрү документларында поездларның китү һәм килү вакытын күрсәтү тәртибе үзгәрә.

1 августтан ерак арага йөри торган һәм шәһәр яны поездларының юл йөрү документларында поездларның китү һәм килү вакытын күрсәтү тәртибе үзгәрә.

Хәзер тимер юл билетларында җирле вакыт кына күрсәтеләчәк. Бүген исә билетларда составның килү һәм китү сәгате-минуты Мәскәү вакыты белән күрсәтелә.

Юл йөрү документларының вакытны күрсәтү форматы үзгәргән бланклары сатуга 4 майдан чыкты (поезд китәргә 90 тәүлек кала).

Җирле вакыт турында мәгълүмат поездлардагы таблоларда, платформалардагы күрсәткечләрдә һәм вокзаллардагы электрон сәгатьләрдә чагылачак, дип хәбәр итә KZN.RU  Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading