16+

1 февральдән пособиеләр күләме артачак. Күпмегә?

Россия геройлары һәм Хезмәт геройлары, ветераннар, инвалидлар, блокадачылар, төрле техноген аварияләр ликвидаторлары, башка категорияләрнең пособиеләре ел саен февральдән арта.

Россия геройлары һәм Хезмәт геройлары, ветераннар, инвалидлар, блокадачылар, төрле техноген аварияләр ликвидаторлары, башка категорияләрнең пособиеләре ел саен февральдән арта.

2024 елда аларның пособиеләре – 7,5, 2025 елда – 4,5, 2026 елда 4,0 процентка арттыру күздә тотыла. 
Больничный буенча түләүләр дә үсәргә тиеш. 2024 елда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы, иминият стажы сигез ел һәм аннан да күбрәк булганда, аена 122 808 сум тәшкил итәчәк; 5 елдан 8 елга кадәрге иминият стажы булганда – аена 98 246 сум; 5 елга кадәр булганда аена – 73 685 сум. Бу бик зур сан, чөнки 2023 елда больничныйның максималь күләме 83 205 сум тәшкил итә.
декрет түләүләре дә артачак: йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 565 562 сум тәшкил итәчәк. Бала тапканда өзлегүләр булса, пособие күләме 630 198 сумга кадәр арта. 
Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие 2024 елның 1 февраленнән – 24 627 сумга, 2025 елдан – 25 735 сумга, 2026 елдан 26 764 сумга кадәр үсәргә мөмкин.

Безнең телеграм-каналга язылыгыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading