16+

1 майдан 11 майга кадәр Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте туктатыла

Казанда Җиңү парадына әзерләнгәндә, парад вакытында һәм "Үлемсез полк" йөреше вакытында 10 автобус һәм троллейбус маршрутында үзгәрешләр булачак, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы аппараты.

Казанда Җиңү парадына әзерләнгәндә, парад вакытында һәм "Үлемсез полк" йөреше вакытында 10 автобус һәм троллейбус маршрутында үзгәрешләр булачак, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы аппараты.

Аерым алганда, автобус һәм троллейбус маршрутындагы вакытлыча үзгәреш 3, 5, 7, 8 һәм 9 май көннәрендә булыр дип көтелә.

Шулай итеп, 3, 5, 7, һәм 8 майда 18.00 сәгатьтән соң - Җиңү парадын кабатлаганда, 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 98 нче автобусларның маршруты мондый булачак: Уң Болак -Чернышевский урамы - Мәскәү урамы, Ташаяк, Сәетгалиев урамы , Киров дамбасы (Право-Булачная - Чернышевского - Московская - Ташаяк - Саид-Галиева - Кировская дамба). Чернышевский, Спорт Сарае, Энергоинститут, "Тандем" да ( ул. Чернышевского, Дворец Спорта, Энергетический университет, ТРК «Тандем») автобуслар туктамаячак. 2 нче троллейбус маршруты бу вакытта ябылып тора.

9 май көнне Җиңү парады һәм "Үлемсез полк" йөреше вакытында 2 нче троллейбус маршруты көн буе туктатылып тора.
9 май көнне 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 3, 5, 7, 8 нче троллейбуслар йөрмәячәк.

9 май көнне Җиңү парадына бәйле рәвештә берничә автобусның маршруты үзгәрәчәк.
6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 98 нче автобуслар Уң Болак -Чернышевский урамы - Мәскәү урамы, Ташаяк, Сәетгалиев урамы , Киров дамбасы (Право-Булачная - Чернышевского - Московская - Ташаяк - Саид-Галиева - Кировская дамба) маршруты буенча йөри.
10а номерлы автобусның маршруты мондый булачак: Вишневский урамы - Островский урамы - Татарстан урамы - г.Тукай урамы (ул. Вишневского - Островского - Татарстан - Г. Тукая) һәм алга таба элекке маршрут буенча барачак.
30, 54, 63, 91 нче автобусларның үзгәртелгән маршруты: Вишневский урамы - Островский урамы - Татарстан урамы, аннары үз маршрутлары буенча дәвам итәләр.

9 майда 12.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял үзәк паркыннан К.Маркс урамына кадәр "Үлемсез полк" йөреше вакытында 22, 28, 83, 89 нчы автобусларның маршруты үзгәрә. Әлеге автобуслар Вишневский урамы - Островский урамы - Татарстан маршруты буенча хәрәкәт итә. Искәртәбез: Толстой урамы, Гоголь урамы, Ирек мәйданы (Площадь Свободы), Университет, Үзәк стадион, Энергетика университеты, ТРК "Тандем" , КАИ да 12.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 22, 28, 83, 89 нчы автобуслар туктамаячак.

9 майда Бәйрәм салютыннан соң халыкны тартату өчен 160 автобус билгеләп куела. 21.00 сәгатьтә транспорт халыкны махсус урыннарда көтеп торачак.
Сул Болак (Лево-Булачная) урамында - Дербышки, Азино-1, Азино-2, РКБ ягына кайтучылар өчен.
Спорт Сарае (Дворец Спорта) - Мәскәү (Московская) урамыннан Горки-1, Горки-2, Тынычлык бистәсе (пос.Мирный ), Иске Победилово (Ст.Победилово) ягына кайтучылар өчен.
Казансу яр буенда - Киров районы ягына кайтучылар өчен.
Декабристлар урамы буенча - Энергоинститут тукталышыннан Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин районнарына кайтучылар өчен.
Уң Болак (Право-Булачная) урамы буенча - Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин районнарына кайтучылар өчен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading