16+

1 млн.сум акча мәрхүмнәрнең гаилә әгъзаларына тигез күләмдә бүлеп биреләчәк

РФ Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, 11 май фаҗигасендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләргә матди ярдәм итү карары чыгарылды.

РФ Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, 11 май фаҗигасендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләргә матди ярдәм итү карары чыгарылды.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләвенчә, һәлак булучыларга 1 млн.сум күләмендә акча түләнәчәк. “Әлеге акча мәрхүмнең гаилә әгъзалары арасында тигез күләмдә бүленәчәк. Бу – мәрхүм баланың бертуганнары һәм әти-әнисе. Һәлак булган укытучыларга биреләчәк 1 млн.сум аларның гаилә әгъзалары – тормыш иптәше, балалары һәм әти-әнисенә тигез күләмдә бүлеп биреләчәк. Һәлак булганнарга акчалар бүгенге көн ахырына кадәр күчерелер дип көтелә”, - диде министр.

Авыр һәм уртача яраланучыларга – 400 мең сум, җиңелчә яраланган кешеләргә 200 мең сум акча түләнәчәк. Аларга акча соңрак, сәламәтлекләренә ни дәрәҗәдә зыян килүе билгеле булгач күчереләчәк. 

Моннан тыш, республика җитәкчелеге мәрхүмнәрне җирләү чыгымнарын үз өстенә ала. Һәлак булган ике кеше Биектау һәм Балык Бистәсе районнарында, калганнары Казан зиратларында җирләнә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X