16+

1 сентябрьгә Татарстан мәктәпләре үзгәрәчәк

Татарстанның 66 мәктәбендә хәзер капиталь төзекләндерү һәм яңа уку елына әзерлек эшләре бара.

Татарстанның 66 мәктәбендә хәзер капиталь төзекләндерү һәм яңа уку елына әзерлек эшләре бара.

Бу хакта бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырган онлайн-трансляция вакытында хәбәр итте.

«Бүген федераль программа буенча республиканың 66 мәктәбе яңа уку елына әзерлек буенча капиталь эшләр алып бара. Бирегә канализацияләрне, түбәләрне, тәрәзәләрне алыштыру һәм башка төр эшләр башкару керә. Төзекләндерү балаларга яңартылган классларда, яңартылган мәктәпләрдә укырга мөмкинлек бирәчәк», - диде парламентарий.

Ларионова шулай ук республикада икенче ел рәттән мәктәп ашханәләрен ремонтлау программасы актив тормышка ашырылуын искәртте. Узган ел 198 мәктәптә балалар кайнар ризык белән туклансын өчен азык-төлек блокларын ремонтлаганнар. Быел бу максатларга тагын 1 млрд сум акча юнәлдерелгән.

«236 мәктәптә азык-төлек блокларын ремонтлау эшләре башкарыла. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча күп мәктәпләрдә, бигрәк тә физика, химия, биология кабинетларында җиһазлар яңартыла. Безнең республикада барлыгы 117 авыл мәктәбе бу проектка кертелгән. Моннан тыш, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 12 остаханә шулай ук программада», — дип өстәде Ларионова.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла. Аларның максатлары 2020 елда коронавирус пандемиясе башланганнан соң кыенлыклар аркасында корректлаштырылды.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading