16+

1 январьдә үк Татарстан танылган шәхесләре белән хушлашты...

Елның беренче көнендә үк татар җәмәгатьчелеге танылган шәхесләре белән хушлашырга мәҗбүр. Урыннары җәннәттә булсын!

Елның беренче көнендә үк татар җәмәгатьчелеге танылган шәхесләре белән хушлашырга мәҗбүр. Урыннары җәннәттә булсын!

Тарих фәннәре кандидаты, этнограф, археолог, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында һәм Альфред Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәре булып эшләгән Наил Халиков вафат. Бу хакта тарихчы Дамир Исхаков хәбәр итте.

Дамир Исхаков әйтүенчә, ул соңгы елларда яман шеш белән авырган.

Наил Альфред улы Халиков 1951 елда туган. Археолог Альфред Халиковның улы. Диссертацияне «Идел буе һәм Урта Урал татарларындагы игенчелек: тарихи этнографик тикшерүләр» темасына язган. Фәнни җитәкчесе әтисе булган.

Озак еллар радиода эшләгән журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Кудрецкая вафат. Бу хакта аның коллегасы Йолдыз Крепостина хәбәр итә.

«Ул үзенең профессиональ эшчәнлегенең бик күп елларын радиожурналистикага бирде, „Татарстан“ радиосында эшләде, иҗтимагый-сәяси тапшырулар алып барды», — дип хәбәр итә Йолдыз Крепостина.

Шунысын да искәртик: Эльвира ханым - Һади Такташның хатыны Гөлчирәнең кызы һәм тарихчы Айдар Хабетдиновның әнисе.

Чыганак: Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading