16+

101 яшьлек актер Владимир Зельдин вафат булган

Йөзьяшәр актер Владимир Зельдин вафат булган. Актер бүген, 31 октябрьдә, Склифосовский исемендәге институтның көчле эндотоксикоз реанимация бүлегендә җан биргән. Бу хакта "Татар-информ" Life.ruга сылтама белән хәбәр итә.

Актер якты дөньядан 101 яшендә китеп барды. Вафатына берничә сәгать кала актерны ясалма тын алу аппаратына тоташтырганнар. Совет армиясе Үзәк академия театры артистының бөерләре эшләүдән туктаган, баштан аны авыр хәлдә килеш хастаханәгә озатканнар, аннары Склифосовский исемендәге институтка күчергәннәр.

Соңгы көнгәчә сәхнәдә уйнаган Владимир Зельдин үзенең 100 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп узган иде. Актер 40 тан артык фильмда төште.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading