Александр улын кыйнап үтерүен үзе сөйләп бирә, гаебен таный.
«Ир-ат 19.00 сәгатьтә улын ашатуын сөйли. Ашаткан вакытта бала азык салынган шешәсен идәнгә атып бәрә, әти кеше шуннан соң ярсып китә. Ул баланың башына биш тапкыр суга. Малай ашата торган урындыгыннан очып төшә, башы белән бәрелә. Аннары бала хырылдый башлый һәм вафат була. Судмедэкспертиза ачыклаганча, баланың баш мие имгәнгән, эчке органнары ярылган, баш миенә кан сауган», — дип сөйләгән «КП» сайтының хокук саклау органнарындагы чыганагы.
Җинаять эше ачылган, Александр сак астында. Аның нәни улын 24 августта җирлиләр. Ир белән хатынның тагын ике баласы — улы белән кызы бар икәне билгеле, диелә бу хәбәрдә.
«Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тикшерү эшләрен башкара, дәлилләр базасын туплый. Җинаятьтә гаепләнүче кеше 20 октябрьгә кадәр сак астында кала», — дип сөйли Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шульга.
«Җинаятьтә шикләнелүчене Түбән Тагил Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре базар тирәсендә тоткарлады. Тоткарланган ир-ат моңа кадәр дә закон белән „дус булмаган“. Ул урлау, наркотиклар һәм башкалар өчен хөкем ителгән», — дип сөйли Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат сәркатибе Валерий Горелых.
Әлеге аеруча авыр җинаять өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.
«Тикшерү мәгълүматы буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 20 августта кич белән фатирда 2019 елда туган нәни улы белән була. Ул баланың башына берничә тапкыр суга. Шуннан соң, башы имгәнү сәбәпле, малай урында ук вафат була. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат баланың мәетен башка бүлмәгә кертеп куя һәм фатирдан чыгып кача. Аны тиз арада полиция хезмәткәрләре тоткарлый», диелә бу хәбәрдә.
Комментарийлар