16+

11 майдан бирле аңсыз була: улым янына әлегә кертмиләр, әкренләп аңына килә

13 май көнне Мәскәү табиблары Тимурның муенына операция ясаган.

13 май көнне Мәскәү табиблары Тимурның муенына операция ясаган.

Казандагы 175нче гимназиядә утлы коралдан яраланган укучы әкренләп аңына килә башлаган. Бу хакта малайның әтисе Марат З. сөйләде.

Тимур Татарстанның Баулы районында туып-үскән. Ул 8 «А» сыйныф укучылары арасында иң нык зыян күргән биш бала белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус бортында Мәскәүгә хастаханәгә озатылган иде.

11 майда, фаҗига көнендә, 14 яшьлек малайга Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары беренче операцияне ясады. Ул чакта Казан табиблары әти-әнисенә операциянең уңышлы узганлыгын, яшүсмернең хәле авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнүен хәбәр иткән иде.

12 майда Тимурның әти-әниләренә алга таба дәвалауны Мәскәүдә дәвам итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр, чөнки анда югары технологияле җиһазлар бар. Башкалага аның белән әнисе очты. Тимурның үпкәләре ясалма вентиляциядә, ул наркоз астында иде. Бу хәлдә аны башкала клиникаларының берсенә илттеләр.

13 май көнне Мәскәү табиблары Тимурның муенына операция ясаган. Әтисе сүзләренә караганда, хирурглар операция вакытында ике кыйпылчык алган. Шулай ук Тимурга кан салганнар. Малайның хәлен табиблар авыр тотрыклы дип бәяләгән. Тимур 11 майдан бирле аңсыз була.

Бүген, 17 майда, Мәскәүгә аның әтисе килгән,әмма табиблар әти-әниләрен реанимациягә кертми. «Бүген без Мәскәүдә, янына әлегә кертмиләр, әкренләп аңына килә», - дип белдерде табиб сүзләрен зыян күргән яшүсмернең әтисе.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading