16+

116 мең чыгырылыш укучысы БДИны яңадан тапшыра

Барыннан да бигрәк җәмгыять белемен яңадан тапшырырга теләүчеләр күп – 31 меңнән артык чыгарылыш укучысы.

Барыннан да бигрәк җәмгыять белемен яңадан тапшырырга теләүчеләр күп – 31 меңнән артык чыгарылыш укучысы.

4 һәм 5 июльдә 116 меңнән артык чыгарылыш укучысы БДИ предметларының берсен яңадан тапшырырга карар кылган, дип хәбәр итә Рособрнадзор.

"Агымдагы елның 116 меңнән артык чыгарылыш укучысы 4 һәм 5 июльдә БДИ предметларының берсен яңадан тапшыруга гариза бирде. Укучыларга үзе сайлаган фәннәрнең берсен шул ук елда яңадан тапшыру һәм бу нәтиҗәне югары уку йортына кергәндә куллану мөмкинлеге 2024 елда беренче тапкыр барлыкка килде", - диелә хәбәрдә.

БДИны яңадан тапшыру турында гаризалар барлык предметлар буенча кабул ителгән. Барыннан да бигрәк җәмгыять белемен яңадан тапшырырга теләүчеләр күп – 31 меңнән артык чыгарылыш укучысы.

Рус теле, информатика, җәмгыять белеме, физика, химия буенча имтиханнар һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше 4 июльдә узачак. 5 июльдә чыгарылыш укучылары биология, география, әдәбият, тарих, база һәм профильле дәрәҗәдәге математика һәм чит телләр буенча БДИның сөйләм өлешен яңадан тапшыра алачак. Предметны яңадан тапшырган укучының элеккеге нәтиҗәсе юкка чыгарылачак. Укучылар яңадан тапшыру нәтиҗәләрен 17 июльдән дә соңга калмыйча алачак. Димәк, укучылар барлык кирәкле документларны югары уку йортларына тапшырырга өлгерәчәк. Кабул итү кампаниясе 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading