16+

12 февраль көнне Казанга Путин килергә мөмкин

10 февральдән 12 февральгә кадәр Казанда һәм Иннополиста торак шартларын яхшыртуга һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга багышланган Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышы узачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин утырышның соңгы көнендә, 12 февральдә, фикер алышуга кушылыр дип билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасында утырышны әзерләү белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы шөгыльләнә. Катнашучыларның ипотека буенча ставкаларны киметү, алданган өлешчеләр проблемасы, эскро-счетлардан файдаланып өлешләп төзүне финанслауның яңа схемалары кебек мәсьәләләр буенча фикер алышуы планлаштырыла.

Россиядә яңа форматтагы утырышлар 2018 елның ноябреннән башлап үткәрелә. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading