16+

12 июньнең нинди көн икәнен һәр унынчы кеше белми

Сораштыру уздырганнан соң, Россиядә яшәүче һәр унынчы кешенең 12 июньдә нинди бәйрәм хөрмәтенә ял итүләрен белмәүләре ачыкланган. Сораштыруда катнашучыларның 3 проценты ул көнне бөтенләй бәйрәмгә санамый икән.  

Сораштыру уздырганнан соң, Россиядә яшәүче һәр унынчы кешенең 12 июньдә нинди бәйрәм хөрмәтенә ял итүләрен белмәүләре ачыкланган. Сораштыруда катнашучыларның 3 проценты ул көнне бөтенләй бәйрәмгә санамый икән.  

"Левада-центр" тарафыннан уздырылган сораштыруда катнашкан россиялеләрнең нибары 49 проценты бәйрәмнең төгәл исемен – Россия көне икәнлеген белә. 34 проценты әле дә булса 1990 елларда телгә кереп киткән – Россия бәйсезлеге көне дип атап йөри. 

Сораштыруда катнашучы һәр бишенче кеше бәйрәмгә чыгам, бәйрәм чараларында катнашам, дип җавап биргән. Ә менә дүрттән беренә бәйрәм көнне эшләргә туры килә икән. Шуның кадәр үк кеше дачада булам, табигатьтә ял итәм, дип җавап биргән. 23 процент россияле өеннән бөтенләй чыкмыйча, өй эшләре белән шөгыльләнергә, көнен телевизордан яраткан тапшыруын, сериал карап уздырырга җыена икән. 
 
Сүз уңаеннан, 1994 елга кадәр 12 июнь бәйсезлек декларациясе кабул итү белән бәйләп билгеләп үтелгән. 1998 елда Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин ул көнне кыска гына итеп Россия көне дип атап йөртергә тәкъдим иткән. Ләкин ул закон нигезендә 4 елдан, Путин Президент булгач кына расланган. 

 

Фото pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading