16+

12 яшьлек улын бетонга катырган әни кеше суд каршына басачак

12 яшьлек улын рәхимсез рәвештә үтергәне өчен Әстерханда яшәүче Галина Морозова суд каршына басачак. ММЧ мәгълүматлары буенча, хатын-кыз сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнгән.

12 яшьлек улын рәхимсез рәвештә үтергәне өчен Әстерханда яшәүче Галина Морозова суд каршына басачак. ММЧ мәгълүматлары буенча, хатын-кыз сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнгән.

Җинаять эше материаллары буенча, 2020 елның 4 мартында Морозованың улы өенә кайтмаган. Хөкем ителүче ханым баласының югалуы турында хәбәр иткән. Өч ай ярым аны волонтерлар эзләгән, Морозова исә эзләүдә булышкандай кыяфәт чыгарып йөргән. 19 июньдә малайны үле килеш тапканнар - аның гәүдәсе өлкән абыйсының йорт подвалында бетонга катырылган булган. Морозова шик астына алынган, сорау алу барышында ул үзенең улын башына гантельләр белән сугып үтерүен белдергән.

Экспертиза хатын-кыз сәясәтченең үз акылында булуын күрсәткән. Шул рәвешле, җинаять эшен тикшерү тәмамланган, дип хәбәр итә ТАСС.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading