16+

13 яшьлек кыз, сулы базга төшеп, батып үлә

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Волгоград өлкәсенең Котлубань бистәсендә 13 яшьлек кыз су төшкән базда батып үлгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

10 мартта ир белән хатын 13 яшьлек кызын һәм 18 яшьлек улын өйдә калдырып чыгып китә. Көндез кыз бала уйнарга чыга, абыйсы исә өй җыештырып кала. Бераздан абый кеше сеңлесе югалуын абайлап ала, кызны эзли башлый.

Әти белән әни кеше өйгә кайта, алар да кызларын эзли тотына. Аларның сараенда подвал була. Подвалга су төшкән, аның авызын такталар белән каплап куйганнар. Әни кеше шушы такталар урыныннан күчкәнен абайлап ала. Кыз бала шунда булып чыга. 

Ир белән хатын кызны судан чыгара, тик бала үлгән була. 

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, экспертизалар билгеләнгән.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading