16+

Яшел Үзәндә 13 яшьлек кызның үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз үз-үзенә кул салганнан соң РФ Җинаять кодексы 110 маддәсенең 2 өлеше буенча (балигъ булмаган баланы үз-үзенә кул салуга җиткерү) җинаять эше кузгатылган.

Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз үз-үзенә кул салганнан соң РФ Җинаять кодексы 110 маддәсенең 2 өлеше буенча (балигъ булмаган баланы үз-үзенә кул салуга җиткерү) җинаять эше кузгатылган.

 Прокуратура әлеге эшне аерым контрольгә алган, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.

"Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы 13 яшьлек укучы кызның үз-үзенә кул салу шартларын тикшерә. Күзәтчелек ведомствосы булган хәлнең нечкәлекләрен ачыклаячак", - диелгән прокуратура хәбәрендә.

Баланың үле гәүдәсе Яшел Үзәннең Карл Маркс урамы, 52 йорт янындагы ташландык гаражда табылган. Моңа шаһит булганнар полиция чакыртканнар, әмма бала бик авыр хәлдә була. Табиблар кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышсалар да, кыз үз аңына килә алмыйча, вафат була.

Фото: http://pixabay.com

18+

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading