16+

14 миллион урлаган Казан кешесен 6 елдан соң чиркәүдән табып алганнар 

Алты ел элек ул чын купюраларны ялган акчаларга алыштырып, өйдәше белән юкка чыга. 

Алты ел элек ул чын купюраларны ялган акчаларга алыштырып, өйдәше белән юкка чыга. 

“Комсомольская правда” язганча, Астафьева кассир булып эшләгән банк хезмәткәрләре инкассатор сумкасын ачып карагач, шаккаталар. Анда чын купюралар урынына ялган акчалар салынган була. Шул рәвешле 14,2 миллион сум юкка чыга. Урлаучының кем икәнен тиз генә ачыклый алмыйлар.

Эшкә килмәгәч кенә Астафьевадан шикләнә башлыйлар. Акча алыштырган “фокусчыларны” алты ел эзлиләр. Нәтиҗәдә, алар Санкт-Петербургта табыла. Астафьева һәм аның өйдәшен инде Казанга кайтарганнар. 45 яшьлек кассирны сак астына алганнар. Өйдәше бу эштә шаһит буларак кына бара. 

Йөзләрне таный торган видеокүзәтү системасы ярдәмендә алдакчының эзенә төшкәннәр. Ул “акыллы” камера объективына эләккән. Үзен тапсалар да, урланган акчалар юкка чыккан. 14 миллон сум акча кая дигән сорауга качкын кассир берни дә җавап бирә алмаган. Элеккеге өйдәшенең уен автоматларында уйнарга яратуын исәпкә алсаң, акчаларның кая китүен чамаларга була.

Тикшерүчеләр Светлананы бу эшкә нәкъ менә граждан ире җәлеп иткән дигән версияне дә караячак. Шул рәвешле ир шикләнүче статусына да күчәргә мөмкин. 
Ир белән хатын, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланыр алдыннан, соңгы айларны Төньяк башкаланың бер чиркәвендә яшәгәннәр. Алар турында биредә тыйнак, дини кешеләр дип сөйлиләр. 

Чын миллионнарны ялган акчаларга алыштыру өчен аларга 5,1 мең банкнот кирәк булган. 2016 елда аның берсе генә дә 50 сум торган.

14,2 миллионны алыштыру өчен 255 мең сум акча сарыф ителгән дип уйларга җирлек бар. Әлбәттә, интернет аша бер ялган акчаны 5 сумга да алырга була. Шуңа аларның барысы өчен 25 мең генә сарыф иткәндер дисәң дә, шик төшмәсен өчен, шикләнүчеләр аны күпләп ала алмагандыр. Ни дисәң дә, кесәләрен яхшы гына юкартырга туры килгәндер.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading