16+

14 яшьлек кыз ачлыктан үлгән

Краснокамски шәһәрендә 14 яшьлек кызның үлеме буенча тикшерү эшләре башланган.

Краснокамски шәһәрендә 14 яшьлек кызның үлеме буенча тикшерү эшләре башланган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 16 июльдә әнисе кызы аңсыз ятканны күреп, ашыгыч ярдәм чакыра. Килгән табиблар аның үлгән булуын ачыклый. Үлемнең төгәл сәбәбен белү өчен, суд-медицина экспертизасы үткәрәләр.

Фаразлар буенча, кыз җәй буе ач торган. Тикшерү барышында гаиләнең авыр финанс хәлендә булып, хәтта өйләрендә продукция дә булмавы ачыкланган. Җирле сәламәтлек министрлыгы исә, мәктәптә медицина тикшеренүе үткән вакытта кызның сәламәт булуын раслый. Әлеге хәлне региональ балалар омбудсмены Светлана Денисова үз контроленә алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading