16+

15 яшьлек укучы егет үз-үзенә кул салган

Казанда укучы егетнең үз-үзенә кул салганнан соң, җинаять эше кузгатылган.

Казанда укучы егетнең үз-үзенә кул салганнан соң, җинаять эше кузгатылган.

Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе аңлатуынча, 15 яшьлек яшүсмернең үле гәүдәсен үз өйләрендә аның 12 яшьлек сеңлесе тапкан.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. 

Аянычлы хәл 24 сентябрьдә Декабристлар урамындагы йортларның берсендә булган. 15 яшьлек малай өендә үз-үзенә кул салган. Абыйсының гәүдәсенә 12 яшьлек сеңлесе тап булган. Шулай ук укучының үлем алды язуын калдыруы да билгле, әмма аның эчтәлеге әйтелми.

Фаҗига буенча "Үз-үзенә кул салуга китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: http://pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading