16+

16 яше тулмаган балаларны җәмәгать транспортында бушлай йөртерләрме?

Дәүләт Думасы депутатлары яңа закон проекты әзерли.

Дәүләт Думасы депутатлары яңа закон проекты әзерли.

Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты яңа закон проекты әзерли.Закон кабул ителсә, 16 яшькә кадәр балаларга җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкин булачак. 

Моңа охшаш закон проектын депутатлар май аенда караган иде инде. Ул проект 16 яшькә кадәр балаларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә торган документ булдыруны күздә тотты. Әмма Министрлар Кабинеты закон проектына уңай бәя бирмәде. 

Яңа закон проектының исеме дә, асылы да үзгәрмәгән. Юридик яктан барлык нечкәлекләре генә эшләнелеп беткән. Закон кабул ителеп, гамәлгә ашырылсын өчен комитет вәкилләре 2023 ел бюджетына өстәмәләр дә әзерләгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading