16+

17 яшьлек егет 360 кап тәмәке урлаган

Чаллы шәһәренең полиция хезмәткәрләре машина һәм башка төрле әйберләр урлауда шикләнелүче 17 яшьлек егетне кулга алган. 9 сентябрь иртәсендә үсмер урланган машина белән артка кузгалганда, икенче бер машинага бәрелгән. Хокук сакчылары аны кулга алган. Егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Соңрак полиция хезмәткәрләре үсмернең тагын берничә кыңгыр эшен фаш иткән. Бер...

Чаллы шәһәренең полиция хезмәткәрләре машина һәм башка төрле әйберләр урлауда шикләнелүче 17 яшьлек егетне кулга алган.

9 сентябрь иртәсендә үсмер урланган машина белән артка кузгалганда, икенче бер машинага бәрелгән. Хокук сакчылары аны кулга алган. Егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Соңрак полиция хезмәткәрләре үсмернең тагын берничә кыңгыр эшен фаш иткән. Бер көн алдан ул төнлә "Театральная" тукталышындагы җир асты кичүендә урнашкан кибеттән 360 кап тәмәке һәм кабызгыч чәлдергән, шәхси эшмәкәргә 38 мең сумлык матди зыян китерелгән.

Август азагында шушы ук яшь угры 49 һәм 47 мәхәлләдәге кибетләрне баскан. Моннан тыш, ул ачык тәрәзә аша икенче бер кибеткә үтеп кереп, 36 мең сумга товар алып чыккан. Егет үз гаебен тулысынча таныган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading