16+

175нче мәктәп укучыларының кайсы мәктәпләргә күчерелүе билгеле булды

Фаҗига аркасында оештырылган оператив штаб карары буенча 175нче гимназиядә укыту эшчәнлеген дәвам итү өчен ТР Төзелеш министрлыгына бинаны яңадан торгызу эше йөкләнелгән.

Фаҗига аркасында оештырылган оператив штаб карары буенча 175нче гимназиядә укыту эшчәнлеген дәвам итү өчен ТР Төзелеш министрлыгына бинаны яңадан торгызу эше йөкләнелгән.

Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“Бинаны яңадан торгызу эшләре якын арада башкарылачак. Әлегә мәктәптә укыту туктатылды. Ләкин якын арада 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларын 171нче һәм 174нче мәктәпләргә урнаштыру көтелә. Мәктәп ачылганчы, укучылар дистанцион форматта белем алачак”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X