16+

19 мартта Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе уза

"Ватаным Татарстан" газетасы редакциясендә дистә елдан артык эшләгән Алсу Хәсәнованың арабыздан китүенә бер ел булды.

"Ватаным Татарстан" газетасы редакциясендә дистә елдан артык эшләгән Алсу Хәсәнованың арабыздан китүенә бер ел булды.

Кызганыч, талантлы журналистның гомере артык иртә өзелде. Көчле авыру булмаса 21 нче март көнне ул чираттагы туган көнен билгеләп үтәр иде.
Шул уңайдан, 19 мартта Алсуның туган ягы - Питрәч районы Шәле авылы мәдәният йортында аны искә алу кичәсе үткәреләчәк. Чарага Татарстанның мәдәният һәм сәнгать әһелләре, каләм ияләре, журналист кызның хезмәттәшләре, дуслары, әти-әнисе катнашачак. Алсуны якын иткән кешеләрне кичке алтыда мәдәният йортында көтеп калалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading