16+

20 меңгә якын кеше рус теле буенча БДИны вакытыннан алда тапшырачак

20 меңгә якын кеше рус теле буенча БДИны вакытыннан алда тапшырачак

2017 елда Рус теленнән БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында 20 меңгә якын кеше бирәчәк. Бу турыда Мәгариф күзәтчелеге ведомствосы хәбәр итә, дип яза Татар-информ РИА-Новостига сылтама белән.

«Вакытыннан алда тапшыру этабында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаны 19,7 мең кеше, нигездә узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар бирде. БДИ 202 имтихан уздыру пунктында узачак», - диелгән Рособрнадзор хәбәрендә.

БДИ-2017 расписаниесе буенча, 27 мартта вакытыннан алда тапшыру этабында рус теленнән имтихан була. Барлык имтихан уздыру пунктларында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барылачак, контроль-үлчәм материалларны аудиторияләрдә бастыру һәм җавап бланкларын шунда ук сканлаштыру кулланылачак.

Рус теле буенча БДИ -урта белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри предметларның берсе. Аттестат алу өчен минималь балл - 24. Моннан тыш рус теленнән БДИ нәтиҗәләре вузга керү вакытында да исәпкә алына. Югары уку йортлары бу предмет буенча минималь керү баллын 36 баллдан да түбәнрәк билгели алмый.

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы 23 марттан 14 апрельгә кадәр уза. Катнашуга гаризаларны 84 төбәктән 44 мең кеше биргән. Үз нәтиҗәләрен имтихан бирүчеләр 10 апрельдән дә соңармыйча белергә тиеш.

Фото: respublic.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading