16+

20 яшьлек егет үги әтисен үтерүдә шикләнелә

Ул үз гаебен өлешчә таныган.

Ул үз гаебен өлешчә таныган.

Атна башында Казан хастаханәләренең берсенә пычак белән яраланган 40 яшьлек ир-ат китерелгән. Корсак куышлыгы яралган ир-ат берничә сәгатьтән вафат була.

Тикшерү барышында әлеге җинаятьне кылуда шикләнелеп ир-атның 20 яшьлек үги улы тоткарлана, ул үз гаебен өлешчә таныган. Бу хакта Татарстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте җиткерә. 

Тикшерү фаразлары буенча, Лаеш районында яшәүче әлеге егет исерек хәлдә Казанда әнисе һәм үги әтисе яшәгән фатирга килә, кундырып чыгаруларын сорый. Ир-атлар арасында чыккан низаг аркасында егет үги әтисенә пычак белән чәнчи, ишекне ябарга теләгән әнисенең дә кулын яралый.  
Тикшерү эше дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading