16+

200 данә туңдырма урлаганы өчен тоткарлана

29 яшьлек баллы яратучы егет үз гаебен таныган, аның сүзләренә караганда, урланган туңдырманы ул сатарга планлаштырган.

29 яшьлек баллы яратучы егет үз гаебен таныган, аның сүзләренә караганда, урланган туңдырманы ул сатарга планлаштырган.

Казанлы полиция хезмәткәрләренә кибеттән 200 данә туңдырма урлаганы өчен килеп эләгә, дип хәбәр иттеләр безгә ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Полициягә 76 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Үз бизнесын алып баручы хатын сөйләгәнчә, кемдер аның сәүдә павильонындагы тәрәзәне  ваткан һәм аннан 200дән артык туңдырма урлап чыккан.

"Татлы яратучы"ны кайнар эздән тота алганнар. 29 яшьлек егет үз гаебен тулысынча таныган һәм урланган туңдырманы сатарга планлаштырганын сөйләгән.

Хәзер "урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading