16+

200 сумлык яңа банкнотта Казан Кремле булсын!

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Россия Үзәк банкы чыгарачак яңа 200 сумлык купюрада Казан Кремле сурәтләнүен хуплый. Ул үзенең Instagram битенә Казан Кремле сурәтләнгән зур 200 сумлык купюра тотып төшкән фотосын элгән. Фото астына «Татарстанның төп символы 200 сумлык яңа банкнотта булсын!» дигән язу да калдырган.

Әлеге акцияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Республика башкаласының күренекле урыны төшерелгән купюра фотосын ул «ВКонтакте»дагы битенә #200Казань хэштегы белән урнаштырган.

«Шәп идея! Казан ла­ек!» - дип язган Татарстан лидеры шушы сурәткә шәрехләмәсендә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кушылды бу акциягә. Ул да, яңа акча макеты белән фотога төшеп, сурәтне Instagram челтәренә куйган иде.

Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларга эләгү өчен тавыш бирүдә катнаша. Хәзер бәйгенең икенче этабы бара.

Фото: instagram.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading