16+

2019 елда Казанда беренче сыйныфка керүче укучылар саны күбрәк булачак

2019 елда Казанда беренче сыйныф укучылары 2,5 меңгә күбрәк булачак – аларның саны 19 меңгә җитәчәк. Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерелде.

2019 елда Казанда беренче сыйныф укучылары 2,5 меңгә күбрәк булачак – аларның саны 19 меңгә җитәчәк. Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерелде.

«Әгәр 2018 елда беренче сыйныфка 16,5 меңнән артык бала кабул ителсә, 2019 елның 1 сентябрендә аларның саны 19 меңгә якын тәшкил итәр дип көтелә», - дип искәрттеләр киңәшмәдә.

1 февральдән Казан мәктәпләренә балаларны кабул итү буенча гаризалар тапшыру башлана. Әлеге кампания ике этапта узачак. Беренче этап – беркетелгән мәктәп территориясендә яшәүче балалар өчен, ул 1 февральдән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Икенчесе – беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен. Алардан гаризалар 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

«Мәктәпкә балаларны кабул итү турындагы боерыклар белән мәгълүмати стендларда һәм мәктәп сайтларында танышырга мөмкин. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырып була», - дип искәрттеләр мэриядә, дип яза Татар-информ.

Мәктәпкә баланы кабул итүдән бары тик буш урыннар булмаган очракта гына баш тартырга мөмкиннәр. Бу очракта ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр буш урыннар булган мәктәпне билгеләячәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading