16+

2020 елда россиялеләрне сигез кыска эш атнасы көтә

Кыскартылган эш атналары гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь, ноябрь айларына туры киләчәк.

2020 елда россиялеләрне сигез кыска эш атнасы көтә

Кыскартылган эш атналары гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь, ноябрь айларына туры киләчәк.

Яңа ел каникулларынан соң 2020 елның беренче эш атнасы иң кыскасыдыр, мөгаен. Чөнки анда 9 һәм 10 гыйнварда гына эшлисе булачак. 

Аннан соң февраль аенда, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ял көннәре көтелә. Шул сәбәпле, эш атнасы кыскарып, 25-28 февраль көннәрендә генә эшләячәкбез. 

Киләсе елда Халыкара хатын-кызлар көне якшәмбегә туры килә. Шунлыйтан, 9 март— дүшәмбе көнне ял итәчәкбез. Апрельнең соңгы атнасы да бер эш көненә кыскара, чөнки безне анда Яз һәм хезмәт бәйрәме, Җиңү көне көтә. Россия көне уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм дә июньдә кыска эш атнасы вәгъдә итә.
 
Һәм ниһаять, ноябрьдә дә, Халыклар бердәмлеге көне атнаны икегә бүләчәк. Шул рәвешле 2-3 ноябрьдә һәм 5-6 ноябрь көннәрендә эшкә чыгачакбыз, дип яза “РИА Новости”
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading