16+

2020 елның апрелендә Татарстанда пневмониядән 38 кеше вафат булган

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шундый мәгълүмат җиткерде.

2020 елның апрелендә Татарстанда пневмониядән 38 кеше вафат булган

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шундый мәгълүмат җиткерде.

Татарстанда 2020 елның апрелендә пневмониядән 38 кеше үлгән. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үлем-китем саны ике тапкырга кимегән. Бу хакта үткән матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. Хисап аенда вафат булучыларның гомуми саны 3 495 кеше тәшкил итә.

- Оператив мәгълүматлар буенча, 2020 елның апрелендә без аз гына, ләкин 2019 һәм 2018 еллардагы шул ук айлар белән чагыштырганда, үлүчеләр санының кимүен күрәбез. Ягъни коронавируска бәйле рәвештә үзчикләнү, медицина ярдәме алу буенча гомуми вәзгыятькә кискен рәвештә йогынты ясамады, - дип хәбәр итте Садыков.

Чагыштыру өчен ул 2019 һәм 2018 еллардагы апрель ае өчен мәгълүматларны китерде, ул вакытта үлем-китем саны 3 548 һәм 3 969 булган.

Фото архивтан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading