16+

2022 елда ничә көн ял итәчәгебез билгеле булды

365 көннең йөздән артыгы ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә.

365 көннең йөздән артыгы ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә.

2022 елда 365 көннең 118 сы ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә. Ел дәвамында берничә озын яллар да булачак.

РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 31 декабрьдән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Яңа ел каникулларында ял итәчәкбез. 1 һәм 2 гыйнвар шимбә-якшәмбегә туры килгәнгә, аларның берсен 3 майга, икенчесен 10 майга күчерәләр. Шул рәвешле, май аенда да ике тапкыр дүртәр көн ял булачак: 30 апрельдән 3 майга һәм 7 майдан 10 майга кадәр.

23 февраль — Ватанны саклаучылар көнендә бер көн ял, Халыкара хатын-кызлар көнен 6-8 мартта бәйрәм итәчәкбез.

12 июнь — Россия көне, шуңа бәйле рәвештә, 11-13 июнь көннәрендә эшләмәячәкбез.

4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь — Татарстан Конституциясе көне.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading