16+

2022 елда никах теркәү өчен гаризалар кабул ителә башлады

Казанда 2022 елда никах теркәүгә гариза бирү өчен броньлау башланды.

Казанда 2022 елда никах теркәүгә гариза бирү өчен броньлау башланды.

Булачак кияү белән кәләш гаилә кору өчен, яшәү урыны буенча кайда теркәлүенә карамастан, ГХАТ нең теләсә кайсы бүлеген сайлый ала.

Никах теркәү өчен гаризалар түбәндәге адреслар буенча кабул ителә:

Меридианная урамы, 4 адресы буенча урнашкан Казанның ГХАТ идарәсендә (тантаналы булмаган теркәү өчен), белешмәләр өчен телефон: +7(843) 222-90-82;

Бондаренко урамы, 34 адресы буенча урнашкан никах теркәү бүлегендә («Казан» Гаилә үзәгендә, бары тик тантаналы теркәү өчен генә), белешмәләр өчен телефон: +7(843) 590-11-53;

Болотников урамы, 35 адресы буенча урнашкан Киров районы буенча ГХАТ бүлегендә, белешмәләр өчен телефон: +7(843) 237-84-57;

Рихард Зорге урамы, 89 адресы буенча урнашкан Идел буе районы буенча ГХАТ бүлегендә, белешмәләр өчен телефон: +7(843)268-38-77.

Булачак яшь парларга гариза тапшырганда ук, тантананың форматын (тантаналы яки тантаналы булмаган) сайларга кирәк. Шулай ук көнен дә билгеләргә кирәк – киләсе елда никах теркәү өчен 02.02.2022, 22.02.2022, 08.2022 һәм 22.08.2022 кебек матур даталар бар, дип хәбәр итә Казан ГХАТ идарәсе.

kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading