16+

2022 елда Татарстанда туберкулез белән чирләүче 33 бала ачыкланган

Республикада 3 733 бала туберкулезга тикшерелмәгән.

Республикада 3 733 бала туберкулезга тикшерелмәгән.

Татарстанда 2022 елда 14 яшькә кадәрге 26 бала һәм 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге җиде яшүсмернең туберкулез белән чирләве ачыкланган. Бу хакта матбугат конференциясендә санитар саклау бүлеге начальнигы Анна Алешина хәбәр итте.

"Республикада туберкулезга тикшерелмәгән 3 733 бала кала, шуларның 17 проценты балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөри. Шул ук вакытта тикшерелмәгән балалар булган балалар оешмаларында туберкулез таралу куркынычы зур», — дип билгеләп үтте спикер.

Республикада туберкулез белән авыручы 1563 кеше исәптә тора, шуларның 32 проценты туберкулезның бацилляр формасы. Алар белән 9 меңнән артык кеше элемтәдә тора.
— Әниләрдән еш кына "Туберкулез булса, кеше ютәлли, хәлсез була, тирли, ябыга, температурасы күтәрелә. Минем баламда андый билгеләр юк. Димәк анда туберкулез да юк", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әйе, алар хаклы - авыруның билгеләре юк. Әмма балада мондый билгеләр күренү чыганаклы, таркалышлы, бактерияләр таратучы өзлегүле туберкулез булуны аңлата. Өзлегүле туберкулезны еллар дәвамында дәваларга кирәк. Андый балалар да бар, - ди Анна Алешина.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X