16+

2023 елда Россиядә Универсиада узармы?

Россия Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин ил Президенты Владимир Путин катнашында узган физик культура һәм спортны үстерү советы барышында Екатеринбургта 2023 елгы Универсиаданы гамәлдән чыгару куркынычы турында белдерде.

Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә. Аның сүзләренчә, Россиягә каршы чикләүләр кертүче халыкара партнерлар белән кыенлыкларга карамастан, вакыйгага әзерлек дәвам итә.

"Бу комплекслы чара әлегә Халыкара федерация календаренда сакланган, гәрчә бу чараны гамәлдән чыгару буенча аерым дәүләтләр тарафыннан бик зур басым булса да. Утырыш алдыннан Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә оештыру комитеты утырышы үткәрелде, анда Универсиадага әзерлек мәсьәләләре каралды һәм тиешле күрсәтмәләр бирелде», – диде министр.

Екатеринбургта Универсиада киләсе елның августында узарга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading