16+

2023 елдан кайсы салымны кире алырга мөмкин булачак?

Россия Президенты Владимир Путин физик затлар керемнәренә салымны спорт һәм фитнес белән шөгыльләнүгә киткән чыгымнар аша кайтару турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

2023 елдан кайсы салымны кире алырга мөмкин булачак?

Россия Президенты Владимир Путин физик затлар керемнәренә салымны спорт һәм фитнес белән шөгыльләнүгә киткән чыгымнар аша кайтару турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Яңа закон буенча салым түләүләре физкультура-спорт оешмаларына яки шәхси эшмәкәрләргә физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен тотылган сумма күләмендә түләнәчәк, дип фаразлана. Салым түләүче спорт һәм фитнес белән үзе түгел, ә аның балигъ булмаган балалары, шул исәптән уллыкка алынган һәм балигъ булмаган тәрбияләнүчеләре шөгыльләнсә, акчаны кире кайтаруга дәгъва итә ала.

Физкультура-савыктыру хезмәтләрен күрсәтүгә килешү күчермәсе һәм кәгазь яки электрон формада җибәрелгән касса чегы физкультура белән шөгыльләнүгә чыгымнарның дәлиле булып булуы саналачак, диелгән документ текстында.

Хәзер Россия Салым кодексында каралган НДФЛ буенча социаль салым түләүләре саны алты булды. Спорт һәм фитнестан тыш, сүз хәйриячелеккә, укытуга, дәвалауга һәм медикаментлар сатып алуга, дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итүгә, ирекле пенсия иминләштерүенә һәм гомерне ирекле иминиятләштерүгә, шулай ук хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә чыгымнар турында бара.

Шул ук вакытта салым алырга мөмкин булган әлеге максатларга чыгымнарның җыелма суммасы 120 мең сумга тигез. Димәк, максималь социаль салым бу сумманың 13 процентын тәшкил итә, ягъни 15,6 мең сум.

Закон рәсми басылып чыкканнан соң бер ай узгач үз көченә керә, әмма НДФЛ буенча чираттагы салым чорының беренче көненнән дә иртәрәк түгел. Шул рәвешле, яңа закон буенча каралган салымны 2022 елдан гына кайтарырга мөмкин булачак. Түләүле хезмәтләр өчен акчаны 2023 елда гына алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Российская газета».

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading