16+

2024 елда Россиядә картлык буенча пенсиягә чыгу яше артачак

РФ Социаль фондының сайтындагы рәсми хәбәргә караганда, 2024 елда картлык буенча пенсиягә чыгу яше арттырылачак.

РФ Социаль фондының сайтындагы рәсми хәбәргә караганда, 2024 елда картлык буенча пенсиягә чыгу яше арттырылачак.

Хәзер хатын-кызлар өчен бу — 58 яшь, ә ир - атлар өчен 63 яшь тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, иминият пенсиясен алу өчен таләпләр үзгәртеләчәк. Иминият пенсиясенә хокуклы булыр өчен, 15 елдан да ким булмаган эш стажы һәм пенсия коэффициенты туплау күләме 28,2 булырга тиеш.

Шулай ук зур хезмәт стажы булган гражданнар өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу каралачак. Рәсми рәвештә ким дигәндә 37 ел эшләгән хатын-кызлар һәм ким дигәндә 42 ел эшләгән ир-атлар, билгеләнгән пенсия яшеннән 2 ел алдарак пенсиягә чыга алачак.

Пенсия алды яшендәге гражданнар да, эшкә урнаша алмасалар, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы алачак. Мондый очракларда пенсия яңа пенсия яшеннән ике елга иртәрәк, күчеш чорын исәпкә алып билгеләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading