16+

2036 елда Казанда Олимпия уеннары үткәрелергә мөмкин

Казан һәм Санкт-Петербург 2036 елда җәйге Олимпия уеннарын үткәрү хокукын алу өчен көрәшергә мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы, Россия Олимпия комитеты башлыгы Станислав Поздняковка сылтама ясап, хәбәр итә.

«2024 һәм 2028 елларда Уеннар Европа һәм Америкада узачак, ә 2032 елга гаризаны башка континентлар да бирә ала», - дигән Поздняков.

Россия Олимпия комитеты башлыгы сүзләренчә, хәзер инде 2036 елда Олимпия уеннарын үткәрүгә гариза бирү турында сөйләшә башларга мөмкин. Ярышларны бары тик моңарчы Уеннар уздырылмаган, халкы миллионнан арткан шәһәрләр генә кабул итә алачак, дип ачыклык керткән ул.

Поздняков әйткәнчә, Казанда спорт инфраструктурасы зур үсеш алган, шәһәр Европа белән Азияне тоташтыра һәм үзенчәлекле космополитик үзәк булып тора.

Гаризаны 2028 елда тапшырырга кирәк, диде Россия Олимпия комитеты башлыгы.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X