16+

21 ноябрь Хәрби ант көне дип игълан ителде

Россия Президенты Владимир Путин 21 ноябрьне Хәрби ант көне дип игълан итте.

Россия Президенты Владимир Путин 21 ноябрьне Хәрби ант көне дип игълан итте.

Шул хактагы закон хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, истәлекле дата 1721 елның 21 ноябрендә Петр Беренченең «Хәрбиләр һәм гражданнар, шулай ук дин әһелләренә, ә солдатларга хезмәткә билгеләнгәндә һәр чинга ант бирү турында»гы указы чыгуга багышланган.

Законга теркәлгән документларда әйтелгәнчә, Хәрби ант көне Россия гражданнарында, барыннан да элек яшьләрдә, тарихи үрнәктә ватанпәрвәрлек һәм Ватанга фидакярләрчә хезмәт итү рухы тәрбияләү максатыннан булдырылган.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading